Tuesday, 23 September, 2025г.
russian english deutsch french spanish portuguese czech greek georgian chinese japanese korean indonesian turkish thai uzbek

пример: покупка автомобиля в Запорожье

 

Шалкан (Рус халык әкияте) - Мультфильм Сказка Репка на татарском языке

Шалкан (Рус халык әкияте) - Мультфильм Сказка Репка на татарском языкеУ вашего броузера проблема в совместимости с HTML5
Шалкан (Рус халык әкияте) Мультфильм на татарском языке Бабай шалкан утыртты. Шалкан, бик зур булды, күперде. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый. Бабай, ярдәмгә Әбине дә чакырды. Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый. Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый. Әбинең Кызы, Акбайны чакырды. Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә. Акбай ярдәмгә Песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый. Песи Тычканны чакырып китерде. Тычкан — Песигә, Песи — Акбайга, Акбай — Кызга, Кыз — Әбигә, Әби — Бабайга, Бабай шалканга ябышты. Әй тарталар, әй тарталар. Тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты. Татарский мультфильм Выражаем благодарность Григорию Сеилову за помощь в создании субтитров
Мой аккаунт