Sunday, 21 September, 2025г.
russian english deutsch french spanish portuguese czech greek georgian chinese japanese korean indonesian turkish thai uzbek

пример: покупка автомобиля в Запорожье

 

Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры: «Өйләнәм! Бетте-китте!”

Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры: «Өйләнәм! Бетте-китте!”У вашего броузера проблема в совместимости с HTML5
Спектакль шәп булды! Артистларыбыз Рабит Батулланың “Шайтан кәмите” пьесасын «Өйләнәм! Бетте-китте!” исеме белән тәкъдим итте. Төп герой Күктимернең( Рөстәм Мусин) сүзләре бу! Күктимер өйләнгәнче куркыныч төш күрә. Хатыны Миләүшәне(Алсу Булатова) киленле рәхәт тормыштан явызланган әнкәсе Мәүлия(Нәзлия Гобәева) бик кыерсыта имеш, ә Мәүлия апаның төше бөтенләй киресенчә, аның үзен килене утлы табада “кыздыра”. Вакыйгалар шушы ике төшкә бәйләп үсә. Мисбах(Рөстәм Хөсәенов), Сәйлән (Гөлнара Талипова), Гөлшәриф(Данир Басыйров), Солтания(Елена Әдһәмова), Мөдәрис(Айнур Хөсәенов) кебек авыл яшьләрен кавыштыручы яучы апалар Рабига(Эльвира Мөхәммәтҗанова) белән Зарифа(Альбина Хөсәенова) шәһәрдән кайткан Сәмигулла-Гансны да парлы итәргә вәгъдә бирделәр.
Мой аккаунт